19 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы һәм үзешчәннәр белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Гомерләр кайтавазы» концерты үткәрделәр. Концерт программасы заманча халык җырлары, гармунга җырлар, матур шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең ялгыз чыгышлары һәм импровизацияләре белән тамашачыларның күңелен яулап алдылар, залда кабатланмас атмосфера тудырдылар. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.