18 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Саба муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмә семинары узды. Мәдәният йорты фойесында кунаклар өчен «Җиңү поезды» тематик күргәзмәсе оештырылды. Аннары төбәк тарихы мини-музее күрсәтелде. Шәмәрдән мәдәният йорты, Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре катлаулы хәрби тематиканы тапшырырга ярдәм иткән төрле номерлар, театральләштерелгән куелыш, музыкаль композицияләр, заманча биюләр әзерләгәннәр иде.