«Күңелләрдә һаман яз әле» концерт программасы

2025 елның 3 октябре, җомга

3 октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән берлектә, «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Күңелләрдә һаман яз әле» концерт программасы оештырдылар. Чара башында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы М.Р.Кәримов, «Балкыш» тернәкләндерү үзәге директоры Г.К.Шакирова җыелучыларга җылы котлаулар һәм теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф теләүләрен ишеттеләр. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар, проблемаларын онытып һәм күңелләре белән ял итеп, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International