«Весёлый зоопарк» танып белү сәгате

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

2 нче октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина Шәмәрдән «Үсеш» лицееның 3 «Б» сыйныфы укучылары өчен Бөтендөнья хайваннар көненә багышланган «Веселый зоопарк» дигән танып белү сәгате уздырды. Очрашу барышында алып баручы балаларга әлеге бәйрәмнең тарихы һәм хайваннарга сакчыл карашның мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук балалар төрле хайваннар дөньясы вәкилләре турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Белемнәрне ныгыту өчен алга таба карточкалар кулланып кызыклы викториналар оештырылды, анда балалар актив рәвештә хайваннарны таптылар. Танып белү сәгате ахырында һәр бала үз фантазиясен күрсәтә һәм яраткан хайванын ясый алды. Чара кызыклы һәм танып белүчән булды, ул балаларга  яңа белемнәр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International