«Мудрая река» халык иҗаты фестиваль-конкурсы

2025 елның 27 сентябре, шимбә

27 сентябрь көнне Казан шәһәрендә алтын яшьтәге кешеләр өчен «Мудрая река» халык иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Фестивальнең максаты: Идел буе халыкларының мәдәни традицияләрен торгызу һәм саклау, халык иҗатына тарту. Әлеге фестивальдә мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина һәм «Вокал» номинациясе буенча Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы үзешчәннәр катнашты. Конкурста катнашучылар шулай ук төрле мастер-класслар, халык уеннары, күргәзмәләр белән таныштылар, фотозона фонында фотога төштеләр. Фестиваль-конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International