25 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фатхуллина һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге тренеры-укытучысы И.Х.Хуснутдинов балалар өчен «Спорт против экстремизма» дигән әңгәмә уздырды. Бу чара экстремизм белән көрәш ае кысаларында оештырылды һәм экстремизмны профилактикалауга багышланды. Беренче өлешендә экстремизмның күренешләре һәм конфликтлы хәлләрне чишү юллары турында әңгәмә булды. Икенче өлеше кызыклы спорт эстафетасыннан торды. Эстафета балаларга үзләренең спорт осталыкларын һәм команда рухын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Бу чара спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенең экстремизмга бик яхшы альтернатива икәнен ачык күрсәтте. Балалар чарада зур кызыксыну белән катнаштылар һәм ул аларда яхшы тәэсир калдырды.