25 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре наркомания белән көрәшүгә багышланган «Береги себя для жизни» дигән профилактик мәгълүмат сәгате уздырды. Акция авыл халкын үз эченә алды, аларга наркотикларның зыяны турында мәгълүмат белән кәгазьләр таратылды. Мәдәният йорты белгечләре наркоманияне профилактикалау мәсьәләләре буенча халыкны киңәшләде һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтте. Акция халыкның наркомания проблемасы турында хәбәрдарлыгын арттыруга булышты.