23 сентябрьдә Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында Шәмәрдән-2нең Яшел урамында халык өчен «Бергә булыйк күршеләр» дигән урам концерты оештырдылар. Хезмәткәрләр тамашачыларны шат күңелле җырлары һәм уеннары белән сөендерделәр. Халык кичне рәхәтләнеп бер-берсе белән бергә үткәрде, музыка белән ләззәтләнде. Концерт аралашу, бәйрәм кәефе, яхшы атмосфера булдыру һәм авылның мәдәни тормышы традицияләрен саклап калу өчен менә дигән сәбәп булды.