«Мы за мир и дружбу» акциясе

2025 елның 20 сентябре, шимбә

20 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Халыкара тынычлык көненә багышланган «Мы за мир и дружбу» акциясен үткәрделәр. Әлеге акциянең максаты җәмәгатьчелекнең игътибарын халыклар арасында тынычлык, дуслык һәм аңлашуның мөһимлегенә җәлеп итү булды. Чара кысаларында авыл урамнары буйлап тынычлык һәм игелек символы буларак ак күгәрченнәр өләшенде. Шулай ук авыл халкына һәм кунакларына ниятләрнең сафлыгын һәм тынычлыкка омтылуны символлаштыручы ак шарлар таратылды.  Бу акция халык арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуга ярдәм итүче якты һәм истә калырлык вакыйга булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International