12 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Д.Ш.Гайнуллина «Үсеш» лицее укучылары өчен «Мы за дружбу народов! Мы против насилия» рәсем конкурсы үткәрде. Бу чара балалар арасында толерантлык тәрбияләү һәм агрессияне кабул итмәү максатыннан оештырылды. Балаларга дөньяны һәм дуслыкны үз күзаллауларын иҗат аша белдерергә тәкъдим итте. Үз эшләрендә балалар мәдәниятләрнең күптөрлелегенең матурлыгын, тату яшәүнең кыйммәтен һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген чагылдырдылар. Рәсемнәр ачык төсләр, дуслык символлары һәм тынычлыкка өндәүләр белән тулган иде.