«Формирование толерантного поведения в семье» әңгәмә

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында ата-аналар өчен «Формирование толерантного поведения в семье» дигән темага әңгәмә булды. Очрашуда ата-аналарга балаларда толерантлык тәрбияләү буенча конкрет стратегияләр һәм гамәли киңәшләр тәкъдим ителде. Хорафатларны һәм стереотипларны җиңүгә, шулай ук башка кешеләрне тыңлый һәм аңлый белүне формалаштыруга бәйле мәсьәләләр каралды. Чара барлык катнашучылар өчен дә файдалы һәм мәгълүмати булды, ата-аналарга баланың толерант шәхесен формалаштыру өчен инструментлар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International