«Гомерләр кайтавазы» концерты

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

9 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән берлектә, «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Гомерләр кайтавазы» дигән концертын үткәрделәр. Концерт программасы якты һәм бай булды. Концертның беренче минутларыннан ук артистлар һәм тамашачылар арасында үзара уңай хис-кичерешләр алмашу өчен күңелле һәм сокланулы атмосфера барлыкка килде. Бу рәхмәтле тамашачыларның алкышларында сизелде. Концерт бер сулышта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International