«С днём знаний, ученик!» бәйрәм тантанасы

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрь көнне Шәмәрдән «Үсеш» лицеенда «С днём знаний, ученик!» белем көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимны белән ачылды. Чара башында котлау сүзе белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К. Вәлиев, Шәмәрдән мәчете имам-хатыйбы Д.И.Газизов, Шәмәрдәннең «Үсеш» лицее директоры А.П.Никитин чыгыш ясадылар. Сәламләү сүзе һәм котлау сүзе белән Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина чыгыш ясап, укуның җиңел булмавын, әмма шатлыклы һәм мавыктыргыч хезмәт булуын билгеләп үтте, билгеләнгән максатка һәм һәр эштә уңышларга ирешүләрен теләде. Линейка уңай атмосфера, эмоциональ чыгышлар һәм яңа уку елында уңышлар теләүләр белән тулы иде. Традиция буенча барлык катнашучылар өчен беренче кыңгырау чыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International