7 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр белән берлектә, «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Гомерләр кайтавазы» дигән концерт оештырдылар. Алар яраткан җырларын, шигырьләрен башкардылар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр. Чыгышлар өлкәннәрнең күңелләрен нечкәртте, тамашачылар рәхәтләнеп кул чаптылар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды.