«У светофора нет каникул…» танып-белү сәгате

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

5 августта Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. Бу көнне ерак 1914 елда мөһим вакыйга була: Кливленд шәһәрендә Хәзерге светофорның беренче элгәрчесе пәйда була. Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Теремәк» балалар бакчасы балалары өчен «У светофора нет каникул...» дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара башында укучыларга светофор тарихы, юл билгеләре, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Чара барышында яшь җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, юл билгеләре турындагы табышмакларны чиштеләр, төрле конкурсларда катнаштылар. Алган белемнәрен балалар «Четвертый лишний» интерактив уены вакытында ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International