30 нчы июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Саба районы Югары Утар авылындагы интернат-йорттан ОВЗ булган балаларны кунакчыл рәвештә кабул итте, алар өчен Халыкара дуслык көне уңаеннан «Будем за руки держаться» дигән танып белү сәгате оештырды. Чараның максаты - уңай эмоциональ фон тудыру, коммуникатив күнекмәләрне үстерү һәм дуслык кыйммәтен формалаштыру. Балалар өчен төрле һәм кызыклы чаралар әзерләнгән иде, шул исәптән коллективны берләштерүгә юнәлтелгән «Кичү», «Дустыңа ярдәм ит» кебек хәрәкәтчән уеннар һәм башкалар. Якты мизгелләрнең берсе- һәр балага, отышлы лоторея аша, бүләк бирү булды. Музыкаль конкурслар һәм биремнәр җылы һәм дустанә атмосфера тудыруга ярдәм итте, барысын да уртак иҗади омтылышка берләштерде. Катнашучылар үз сәләтләрен һәм осталыкларын бик теләп күрсәттеләр, бер-берсен алкышлар белән хупладылар. Бәйрәм барысына да дәрт һәм яхшы кәеф бүләк иткән ачык һәм энергияле флешмоб белән тәмамланды. Бу танып белү сәгате интернат-йорттан килгән балалар өчен онытылмаслык вакыйга булды, аларның күңелләрендә дуслык җылысы һәм яхшылыкка ышаныч калдырды.