27 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында татарлар һәм башкортлар арасында иң популяр бәйрәм - "Карга боткасы" йола бәйрәме булып узды. Бу-җылы язны каршы алуга багышланган борынгы бәйрәм. Борынгы заманда кешеләр язны канат очларында каргалар китерә дип санаганнар, шуңа күрә, кар эри башлау һәм беренче инешләр барлыкка килү белән, кошлар очып килү хөрмәтенә "Карга Боткасы"бәйрәме оештырылган. Бу борынгы йола чәчү алдыннан үткәрелгән: аның мәгънәсе – яхшы һәм мул уңыш булсын өчен кошларны ашату. Бу гадәт безнең көннәрдә дә сакланып калган. Бәйрәмдә ярышлар һәм уеннар оештырылды. Олысы да, яшьләре дә үзләренең осталыкларын, талантларын, җитезлекләрен һәм көчләрен күрсәттеләр, уеннардан һәм күңел ачулардан соң барысы да өстәл янына чакырылдылар. Бәйрәм ботка , коймак һәм тәм-томнардан Тәмле табын белән тәмамланды.