Мастер класс

2025 елның 7 марты, җомга

7 март көнне Иске Мичән мәдәният йортында укучылар өчен " Әнигә мәхәббәт белән "дип исемләнгән мастер-класс үтте. Бу үзебезнең иң якын кешеләребез – әниләребез өчен махсус котлау открыткалары ясау өчен менә дигән мөмкинлек булды . Мастер-класс дәвамында, әниләренә булган мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре белән рухланып, иҗатыбыз өстендә рәхәтләнеп эшләдек. Алар һәр открыткага үз осталыгын һәм креативлыгын гына түгел, ә күңел кисәген дә салганнар. Балалар шатланып идеяләре белән уртаклаштылар һәм бер-берсенә чын шедеврлар тудырып ярдәм иттеләр. Нәтиҗәдә, мәхәббәт һәм җылылык белән тулы матур һәм оригиналь открыткалар килеп чыкты. Үз баласыннан открытка алган һәр әни үзенең никадәр кадерле һәм яраткан булуын тойсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International