4 март көнне Эзмә мәдәният йортында гражданнар оборонасы көненә багышланган «Куркынычсызлык һәм куркыныч хәлләрдә саклану» дип аталган чара узды. Чарада Саба районы буенча гражданнар оборонасы буенча әйдәүче белгеч Тимергалиева Ландыш Рушановна катнашты. Укучылар белән нинди хәбәр итү сигналлары булырга мөмкин, аларны кайда ишетергә мөмкин, һәркайсында нинди гамәлләр кылырга, гадәттән тыш хәлләр булганда ничек эвакуацияләнергә һәм табибка кадәр беренче ярдәмне ничек күрсәтергә икәнлеге турында әңгәмә үткәрелде. Мондый чараларның максаты-халыкны уяу булырга, тәҗрибә бирергә һәм килеп туган шартларда паникасыз эш итәргә өйрәтү.