26 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында яшь буынга илнең данлы үткәнен искә төшерү һәм Ватан хакына хезмәт иткән геройлары өчен горурлык хисе тәрбияләү максатында «Мин дә, син дә үз илең геройлары турында белергә тиеш» дип исемләнгән стена газетасы чыкты. Безнең авылдан да Әфганстан һәм Чечня кебек кайнар нокталарда хезмәт иткән катнашучылар бар. Без үз геройларыбыз белән горурланабыз.