Бүген 24 февраль көнне Лесхоз мәдәният йортында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазь кичәсе булды. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Дин — ул нәсыйхәт», — дип әйткән. Ике сәгатькә генә булса да тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, әлеге чарада катнашу адәм баласы өчен бик мөһим. Чөнки вәгазь — кешене яхшыга өнди, гәмәлләрең турында уйланырга мәҗбүр итә. Җәлил хәзрәтнең тынычлык темасына багышланган вәгазе бу юлы да үтемле, хәтердә тирән уелып кала һәм уйландыра торган булды. Авыл халкы, күрше-тирә авыллардан килүчеләр, райондашларыбыз аны бер сулыш белән тыңлады. Әлеге тәрбияви чараны оештыручы Лесхоз бистәсе имамы Әхмәд хәзрәт Сафин, Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та һәм чарада катнашучылар да чиксез рәхмәтле калды.