"Поле чудес"

2025 елның 22 феврале, шимбә
  • 22 февраль көнне Туктар авыл клубында, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, булачак солдатлар катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Чара башында бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Аннары егетләр армия, хәрби техника һәм истәлекле вакыйгалар турында белемнәрен күрсәттеләр. Уен вакытында алар хәрефләр буенча сүзләрне чиштеләр һәм юнәлешләр буенча сорауларга җавап бирделәр. Конкурс киеренкелегенә карамастан, катнашучылар белемнәрен күрсәтү мөмкинлегенә шатландылар. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.Сораулар арасында котлаулар һәм җырлар яңгырады . Чарада катнашучыларның барысы да сертификатлар белән бүләкләнде.

  •  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International