"Егетләр, алга."

2025 елның 23 феврале, якшәмбе

23 февраль Россиядә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көн-героик гаскәрнең барлык буыннарына гына түгел, Ватаныбызның барлык ир-атларына да хөрмәт. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче  белән берлектә "Егетләр, алга."исемле күңелле стартлар үткәрделәр. Командаларга бүленеп, катнашучылар конкурсларда көч сынаштылар. Уеннар: «хәрби кеше», «безнең солдат акылга бай», «солдат викторинасы», «Санчасть», «Солдатта булган диләр», «җыр» һ.б.. Ике команда да үзләрен көчле, җитез һәм кыю итеп күрсәттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Чара җанлы узды һәм барлык катнашучылар да теләп катнаштылар,ахырдан барысына да призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International