15 февраль - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне. 13 февральдә Муса Җәлилнең туган көне алдыннан Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Герой шагыйрь – Муса Җәлил" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Аның максаты балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, шигърияткә карата кызыксыну һәм мәхәббәт уяту, Ватан өчен милли горурлык хисе тәрбияләү иде. Кичә Әбинең сөйләве һәм Муса Җәлилнең балаларга багышланган шигырь геройлары – Әтәч, Мәче һәм Тычкан чыгышлары белән үрелеп барды. Әби шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның катлаулы биографиясе, иҗаты турында сөйләде. Презентация каралды. Балалар үзләре дә бәйрәмдә актив катнаштылар: Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, "Күрсәт әле, үскәнем" музыкаль уенын башкардылар. Әби һәр сөйләнгән шигырьдән соң авторның балаларга шушы шигыре белән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлатып барды. Кичә бай эчтәлекле, күп нәрсәгә өйрәтә торган, матур килеп чыкты. Балаларның үзләренә дә бик ошады.
Муса Җәлил исеме батырлык һәм кешелеклелек символына әверелде. Муса Җәлил 39 ел гына яшәсә дә, үзеннән соң матур истәлек калдыра алган. Герой-шагыйрь Муса Җәлил үзенең исемен Үлемсез әдәби әсәрләре һәм Сугышчан батырлыгы белән мәңгеләштерде. Балаларыбыз да Ватанны яратып, милләтебезнең Бөек язучыларын истә тотып һәм Муса Җәлил кебек туган җиргә файдалы шәхесләр булып үссеннәр иде.