13 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Шүрәледә кунакта»исемле музыкаль-театральләштерелгән комедия күрсәтелде. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, клуб берләшмәләрендә катнашучылар тамашачыларга гыйбрәтле комедия тәкъдим иттеләр. Комедия музыкаль номерлар, күңелле биюләр белән чиратлашып барды. Шулай ук бу чарада Өтернәс авыл клубы мөдире И.Гыйльфанова да катнашты. Һәр тамашачы программаның төрлелегеннән канәгать калды, якты уңай хис-кичерешләр һәм күтәренке рух алды.