Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
рус
тат
Афиша мероприятий
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
декабрь, 2025 ел
Бильярд буенча финал ярышлары
Мишә авыл җирлегенең бильярд буенча финал ярышлары 21 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында узды. Инде берничә ел дәвамында бильярд уенын яратучылар бу уенда кем уңышка ирешкәнен ачыклый. Бильярд спортының бистәдә бик популяр булуы сөендерә, уенчылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаша, ярышларда зур дәрт белән очраша. Сентябрь аеннан бүгенге көнгә кадәр уенчылар арасында киеренке көрәш барды. Бүгенге финал аеруча кызыклы булды. Турнирда Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы үзе катнашты. Мактаулы призлы урыннар түбәндәгечә урнашты: 1 урын - Сафин Әхмәт 2 урын - Евдокимов Эльмар 3 урын - Вәлиев Илназ Җиңүчеләребезне котлыйбыз!!! Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
26
декабрь, 2025 ел
"Ә бездә Яңа ел! Чыршы кунакка чакыра!"
26 декабрьдә Лесхоз бистәсенең үзәк мәйданында төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды, ул гаҗәеп һәм әкияти яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрә. "Ә бездә Яңа ел! Чыршы кунакка чакыра!"- Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Мишә авыл җирлеге һәм Сабабаш авыл җирлеге белән берлектә шундый исем астында бәйрәм оештырылды. Чара Кәҗә һәм Сарык, Убырлы карчык һәм Леший, Ат һәм Полицейский кебек әкият геройлары катнашында театральләштерелгән чыгыш белән башланып китте. Әлбәттә, бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай белән Кар кызы булды. Ул тылсымлы сүзләр һәм таягын селтәп агач ботакларына якты утлар кабызды. Әкият программасы музыкаль номерлар һәм күңелле уеннар белән үрелеп барды. Бистә оешмалары кызыклы уеннар әзерләделәр һәм үткәрделәр. Бәйрәмдә беркем дә катнашмый калмады. Җыелганнарның барысын да кайнар пылау, чәй һәм коймак белән сыйладылар. Һичшиксез, бу кичә барлык катнашучыларда якты истәлекләр калдырды. Мондый матур вакыйгалар дәвамлы булсын һәм ел саен безне сөендерсеннәр, Яңа Ел бәйрәмнәренең тылсымын һәм шатлыгын искә төшереп торсыннар.
"Кыш бабайны эзләп"
26 декабрьдә Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дендрология бакчасында Кукмара 4 мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен "Кыш бабайны эзләп" исемле яңа театральләштерелгән тамаша үткәрделәр. Балалар Яңа ел символы булган ат һәм галим Песи ярдәмендә Кыш бабай белән Кар кызын урлаган Убырлы карчыкның барлык биремнәрен үтәделәр. Кыш бабай белән Кар кызы табылгач, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм күңелле итеп биеделәр.
25
декабрь, 2025 ел
Яңа ел бизәлеше
Тәрәзә артында чын карлы кыш! Тимераякта һәм чаңгыда шуу, кар таулары һәм крепостьлар кору, чын күңелдән карда уйнау өчен күптән көтелгән вакыт. Үз куллары белән ясалган әкият фигуралары теләсә кайсы ишегалдының матур бизәгенә әверелә. Ә уртак иҗат дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә һәм аралашуның күңелле минутларын бирә. Иштуган мәдәният йорты белгечләре фанерадан һәм кардан фигуралар ясадылар. Барысы да бу фигураларны ясау өстендә бик тырышып эшләделәр. Иҗади идеяләр бик күп . Фигураларны зур энтузиазм һәм чын балалар шатлыгы белән ясадылар һәм буядылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз