6 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Оста куллар» клуб берләшмәсенә катнашучылар өчен «Яшел даруханә»дигән чара узды. Чарага Эзмә фельдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы чакырылган иде. Бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе-кеше сәламәтлеген саклау. Кайбер авыруларны дәвалау өчен табигый үсемлек чараларын куллану яхшырак, чөнки дару препаратларының начар тәэсире бар. Дару үләннәрен дөрес куллану күп кенә авыруларны дәвалауга ярдәм итә. Сәламәтлек дөрес туклану, даими физик күнегүләр, гигиена саклау нәтиҗәсе булып тора. Шуңа күрә кешеләргә дару үләннәрен, бигрәк тә алар тирәсендә үскән үсемлекләрне куллану турында белү, аларны кулланырга өйрәнү файдалы.