Бөтен Россия буенча ел саен февраль аенда «Россия чаңгы юллары-2025» дип исемләнгән чаңгы ярышлары уза, анда өлкәннәр дә, балалар да катнаша. Халык сәламәтлеген кайгыртып, Мишә авыл җирлеге төрле спорт чараларын югары дәрәҗәдә оештыра. Бүгенге чара да шундыйларның берсе. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре дә мондый чараларда актив катнашалар. Хәрәкәт-ул тормыш, сәламәтлек турында кайгырту хәрәкәттән башлана бит. Салкын кояшлы көн, яхшы әзерләнгән чаңгы юлы, чаңгының шәп шуу һәм кайнар чәй белән коймак әлеге искиткеч чарада катнашучыларның барысына да күтәренке кәеф бүләк итте. Бу көн сәламәт яшәү рәвешенә тагын бер адым булсын һәм барыбызны да яңа шәхси спорт казанышларына рухландырсын! Шулай ук Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре музыкаль бизәлеш белән дә катнаштылар.