2025 ел Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, Лесхоз мәдәният йортында әлеге датага багышланган чаралар үткәрелә башлады. 2 февральдә «Онытылмас еллар» дигән тематик сәгать узды. Чарада сугыш еллары җырлары турында сүз барды. Ватан җыры белән бергә сугышның беренче көннәреннән үк солдат сафына басты һәм сугышның тузанлы һәм төтенле юллары буйлап җиңү китергәнчегә кадәр барды. Чарада катнашучылар, Лесхоз урта мәктәбе укучылары, сугышка багышланган җырларны искә төшерделәр, аларның тарихы белән таныштылар. «Священная война», «В землянке», «Журавли», «Катюша», «Смуглянка» кебек атаклы җырларны тыңладык һәм гитарада башкардык. Сугыш елларында туган җырлар тыныч күк астында күп еллар узса да, бүгенге көндә дә бик якын һәм кадерле. Чөнки аларда туган илебезнең, халкыбызның матурлыгы һәм бөеклеге, ул дәһшәтле елларның ачы сагышы чагыла. Шуңа күрә алар бүген дә күңелләрнең иң түренә үтеп кереп, иң нечкә кылларын тибрәтә.