16 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Наркотикларга-юк, спортка - Әйе!» дип исемләнгән әңгәмә-кисәтү үткәрделәр. Сәламәтлекне ничек сакларга һәм начар гадәтләргә ничек бирешмәскә? Сәламәтлек-ул спорт. Чөнки спорт кешедә ихтыяр көче һәм дисциплиналылык тәрбияли. Ә мондый сыйфатларга ия кеше зарарлы гадәтләргә җиңел каршы тора ала. Чара барышында балалар наркотикларга психик һәм физик бәйлелек турында, очраклы рәвештә наркотик тәэсирендә калмас өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында; наркотикларның законсыз әйләнеше һәм куллану өчен административ җаваплылык турында; Бердәм бөтенроссия ышаныч телефоны, наркотиклар кулланырга мәҗбүр ителгән очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган «бала тавышы» сайты турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре барлык катнашучыларны актив тормыш позициясенә таянырга, үз сәламәтлекләрен сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәде. Әңгәмәдән соң балалар эстафета уеннарына күчтеләр.