"Яңа ел киче" - уеннар һәм конкурслар

2024 елның 31 декабре, сишәмбе

31 декабрьдә Лесхоз мәдәният йортында Яңа ел чараларының икенче өлеше - "Яңа ел киче" дип аталган күңелле уеннар һәм конкурслар булып узды. Бүген тамашачы карап утыручы ролендә түгел, ә төп актер ролендә чыгыш ясады. Кызыклы уеннар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Авылдашлар уйнадылар, биеделәр, җырладылар һәм, әлбәттә, беркем дә бүләксез өйгә кайтып китмәде. Кемдер үзен җитезлектә, кемдер-тапкырлыкта сынады, һәм һәр катнашучы үзен иң яхшы итеп күрсәтте. Залда күңел ачу, көлү, шаянлык, елмаю һәм яхшы кәеф атмосферасы хөкем сөрде. Без авылдашларыбызга бүгенге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәрбарчагызны Яңа ел белән котлыйбыз, тынычлыкта һәм иминлектә яшәүегезне теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International