30 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында «Чыршыкайда кунакта» исемле театральләштерелгән яңа ел концерты булып узды. Яңа ел алдыннан Лесхоз мәдәният йорты һәм Сабабаш авыл клубы иҗат коллективлары тамашачыларга яңа ел кәефе һәм якынлашып килүче бәйрәм хисе бүләк иттеләр. Тамашачылар игътибарына ике бабайның өйдә ялгызы гына хатынсыз калып, Яңа елны Лесхоз мәдәният йортында каршаларга карар кылулары һәм аларның юлдагы маҗараларын каршы турындагы гаҗәеп яңа ел тамашасы тәкъдим ителде. Театральләштерү үзешчәннәрнең искиткеч яңа ел җырлары һәм "Шома бас" һәм "Карамелька" бию коллективлары бүләк иткән якты, дәртле биюләр үрелеп барылды. Барлык җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. котлады. Бәйрәм рухына әкият персонажлары һәм Яңа елның төп геройлары Кыш бабай белән Кар Кызы тылсым кертте. Алар тамашачыларны матур итеп котлап, сәламәтлек һәм теләкләренең тормышка ашуын теләделәр. Яңа ел концерты барлык кунакларны Яңа елны каршылау өчен уңай һәм яхшы кәеф белән тәэмин итте.