Яңа ел-ул тылсым, елмаю һәм бәхет вакыты. Бу бәйрәмдә һәркем әкияткә ышана, ниндидер гаҗәеп, серле, мавыктыргыч һәм һичшиксез онытылмаслык бер атмосферага чума ала. Бу бәйрәм һәркем өчен дә мөһим. Олылар, бәйрәм кәефен тоеп, Яңадан әкияткә ышана башлыйлар, ә балаларның чын күңелдән соклануы һәм шатлыгы бу вакыйганы тулыландыра һәм матурлык өсти генә. 29 декабрь көнне Пукәл авыл клубында Эзмә, Өтернәс, Олыяз мәдәният йортлары һәм авыл китапханәсе белән берлектә «Исәнме, Яңа ел»исемле яңа ел бал-маскарады үткәрелде.Маскарад дәвамында бәйрәмдә катнашучылар Яңа ел җырларын җырладылар, биеделәр. Бәйрәмне алып баручылар зал белән кызыклы уеннар үткәрделәр, бәйрәмдә катнашучылар бик актив катнаштылар, ә Кыш Бабай һәм Кар кызы бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды…