17 декабрь көнне Иштуган мәдәният йорты Саба районы мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз елкасы булып үтте. Яңа ел алдыннан мәдәният хезмәткәрләренең шулай очрашып, Яңа елны билгеләп үтүләре матур традициягә кереп бара. Бәйрәм яңа ачылган, бөтен уңайлыклары да булган матур, якты бинада узды. Чыршы бәйрәмендә лотерея уйнатылды. Лотерея төрле мәдәният йортларының кызыклы, оригиналь чыгышлары һәм котлаулар белән үрелеп барылды. Безнең Лесхоз мәдәният йорты да әлеге бәйрәмдә зур әзерлек белән чыгыш ясады. Үз чиратыбызда күңелле һәм матур бәйрәм оештыруда үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.