"Акыл өчен зарядка"

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

19 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында өлкән буын кешеләре белән илебер китапханәсе белән берлектә "Акыл өчен зарядка"дип аталган кроссворд сәгате үткәрелде. Чара интеллектуаль уеннан башланды. Кроссвордларны чишү-күңелле һәм мавыктыргыч кына түгел, ә бик файдалы вакыт үткәрү дә. Мондый вакыт үткәрү телевизор карау белән чагыштырганда күпкә файдалырак һәм продуктиврак. Кроссвордлар теләсә кайсы яшьтә дә файдалы. Алар ярдәмендә хәтерне тизрәк яхшыртырга мөмкин. Моннан тыш, алар вакыт үткәрүнең файдалы ысулы булып тора. Вакыт үткәрүнең мондый төре кешене шактый камилләштерә һәм аны кызыклы әңгәмәдәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International