Инвалидлар декадасына багышланган бәйрәмне ел саен уздыру күркәм традициягә әверелде. 6 декабрь көнне Кызыл Мишә коррекция мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Барысына да бер дөнья» бәйрәме оештырылды. Балалар өчен Олы Шыңар авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре катнашында кызыклы күңел ачу программасы тәкъдим ителде. «Петушок-золотой гребешок» әкиятенең барлык балалар яраткан геройлары үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр, күп кенә күңелле уеннар, биюләр, татлы бүләкләр тапшырылды. Очрашу җылы һәм шатлыклы атмосферада узды