“Мин дә синең кебек"

2024 елның 8 декабре, якшәмбе

Инвалидлар декадасы дәвам итә. 8 декабрьдә Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә балачактан инвалид  Мозаффаров Айдар, инвалид коляскада йөрүче Ибраһимов Илдус, инвалид Җамалетдинова Нурлыход апаның өендә булдылар. Алар, шатлыкларын яшермичә, безнең белән аралаштылар, үзләренең мавыгулары, тормышлары турында сөйләделәр. Үз чиратыбызда без аларга сәламәтлек, бәхет теләдек һәм күчтәнәчләр тапшырдык .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International