«Без СПИД булган дөньяда яшибез»

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

3 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында балалар белән «Без СПИД булган дөньяда яшибез»дип исемләнгән профилактик әңгәмә узды. Балалар белән СПИД кебек мәкерле авыру турында әңгәмә булды. СПИД безнең наданлык, шулай ук үз-үзеңне тоту нормаларын үзгәртергә теләмәү аркасында тарала, ләкин без бу безгә кагылмаячак дип саныйбыз. Балаларга ВИЧ йоктыру юллары һәм аны кисәтү чаралары, шулай ук йоктыру куркынычын арттыра торган хәлләр турында аңлаттылар. Һәр кешегә ВИЧ-инфекцияле кешенең авыруның тышкы билгеләре булмавын, вирусны башкаларга тапшыра алуын, иртәме-соңмы СПИД белән авырый башлавын белергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International