«Әни мәхәббәте белән дөнья матур»

2024 елның 24 ноябре, якшәмбе

24 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Әни мәхәббәте белән дөнья матур»дигән бәйрәм концерты булды. "Әниләр Көне" – елның иң дулкынландыргыч бәйрәме, чөнки без барыбыз да балачактан күңелебездә бердәнбер һәм кабатланмас образны-үз әниебез образын йөртәбез. Бу бәйрәм көнендә Эзмә, Олыяз, Үтернәс, Пукал авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм авылдашлары башкаруында сәхнәдән иң матур җырлар, биюләр яңгырады. Бәйрәмдә зур кунаклар булып Саба мәдәният йортының "Голбакча" ретро ансамбле, Вилорик Вәлиуллин чыгыш ясады. Бәйрәм программасы кызыклы һәм төрле иде. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International