Музыкаль кичэ "Сез безгэ урнэк"

2024 елның 2 октябре, чәршәмбе
  • Халыкара өлкәннәр көне бөтен дөньяда октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне өлкән яшьтәге кешеләр-безнең диләр һәм бабайлар игътибарга алына. Бүген, 2 октябрь көнне, Туктар авыл мәдәният йорты мөдире “Сез безгә үрнәк»исемле музыкаль кичә оештырды.Чарада Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н.һәм"Лукоз" ҖЧҖ башлыгы Рәзил Наил улы сәламәтлек, озын гомер теләп һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән катнаштылар. Концерт программасы музыкаль номерлардан, нәфис сүзләрдән һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Тәслимә апа Низами катнашында төрле жанрдагы җырлардан торды .Бәйрәм җылы, күңелле бәйрәм атмосферасында узды. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

  •  

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International