"Дөньяны чистарак итик”" - Бөтендөнья чисталык көненә багышланган акция

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

18 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Бөтендөнья чисталык көненә "Дөньяны чистарак итик" дип исемләнгән акциягә кушылдылар.

Россиядә Бөтендөнья Чисталык көне-ул гражданнар акциясе, аның максаты — илне чүп-чардан чистарту өчен җәмгыятьне бер командага берләштерү. Эш урыннары, йортлар территорияләрен Глобаль җыештыру - чүп-чар проблемасына игътибарны җәлеп итәргә һәм аны системалы хәл итү юлының башы булырга тиешле беренче адым.

Шуңа күрә мәдәният хезмәткәрләре чишмә территориясен җыештыру өмәсенә чыктылар. Барыбызның да тырышлыгы белән аны матур һәм чиста иттек! Чиста, җыештырылган чишмәгә су алырга бару авылдашларга күңелле булсын. Шулай ук үтеп баручыларга «Зинһар, урамда чүпләмәгез! ", "Чиста авыл синнән башлана»  дигән листовкалар һәм белешмәләр тараттык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International