«Без сәламәт буын өчен»

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

17 сентябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Бөтенроссия аеклык көненә багышланган «Без сәламәт буын өчен» дигән тематик сәгать булып узды. Чарада шулай ук Эзмә авылы фелҗдшеры Садриева Зөһрә Рәмзил кызы да катнашты. Балачактан ук аек тормышка һәм аек тирәлеккә күнеккән кешеләр һәрвакыт сәламәтрәк һәм бәхетлерәк булачак. Безнең буын, безнең яшьләр алданмаска, ә кирәк булганда аңлы рәвештә һәртөрле йогынтыларга каршы торырга өйрәнергә тиеш, шулай итеп, аеклык — безнең бәхетле тормышыбызның, безнең бәхетле киләчәгебезнең һәм безнең янәшәбездәгеләрнең киләчәгенең нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International