30 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йортында эшләүче Вәлиуллиннар гаиләсе «Семейная рыбалка» проектын тормышка ашыру кысаларында табигатьтә балыкчы көненә багышланган мавыктыргыч балык тоту оештырды. Урынга килгәч, бабайлары балаларга балык тоту һәм суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Шуннан соң балалар бик рәхәтләнеп кармакларын суга аттылар. Кичкә таба Вәлиуллиннар гаиләсе, кирәк-яракларын җыйнап, чүп-чарларын җыештырып, табигатьтә бергә үткәргән вакытларыннан күңелле тәэсирләр белән өйләренә кайтып китте. Гаилә белән балык тоту үзара бәйләнешләрне ныгыту, уртак мавыгулардан туган шатлыкларын уртаклашу һәм җәй турында якты хатирәләр тудыру өчен менә дигән ысул булды.