23 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерты үткәрделәр. Концерт программасы якты һәм бай булды. Программа гармунга халык җырлары, матур шигырьләр, скетчлар, «Акварель» халык бию төркеме заманча биюләре белән үрелеп барды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.