14 июль көнне Кырбаш авылында «Питрау» бәйрәме үткәрелде. Традиция буенча Питрауны изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнендә, Петр посты тәмамланганнан соң билгеләп үтәләр. Бәйрәм халык җырлары һәм биюләре белән ачылды, анда Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Программа бай һәм мавыктыргыч булды. Балалар һәм өлкәннәр төрле уеннарда катнаштылар: авызларына кашык тотып йөгерделәр, капчык киеп йөгерделәр, күзләрен йомган балалар уенчыклар бәйләп җепләр кистеләр, агач төпләре шудырдылар, тылсымлы таяк һәм башка кызыклы уеннар уйнадылар. Питрауда катнашучылар бик теләп һәм кызыксынып катнаштылар. Бәйрәм кунакларын коймак һәм самавырдан чәй белән сыйладылар. Барлык катнашучыларны бәйрәм белән программабызның иң өлкән кунагы Асатова Зоя Дмитриевна котлады. Чара азагында яшьләр өчен дискотека булды. Тамашачылар матур бәйрәм өчен рәхмәт белдерделәр.