15 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасы балалары өчен тәмле һәм файдалы продуктка – балга багышланган «Волшебный мед» дигән танып белү сәгате оештырды. Катнашучылар балның ничек алынуы һәм аның нинди төрләре булуы, балның сәламәтлек өчен файдасы һәм аның дәвалау үзлекләре турында күп кызыклы фактлар белделәр, шулай ук аларга бал кортлары һәм аларның табигатьтә мөһим роле турында кызыклы фактлар сөйләде. Танып белү сәгате программасында интерактив уеннар һәм бал кортлары һәм бал турында биремнәр булды. Бу танып белү сәгатендә балалар табигатьнең бу искиткеч продукты турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Чара җылы һәм дуслык атмосферасында узды.