11 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә һәм Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Гаилә-ныклы терәгем» дигән концерт программасын оештырды. Гаилә кеше тормышында иң мөһиме, монда кыйммәтләр формалаша, мәхәббәт, үзара хөрмәт, кайгырту һәм аңлау барлыкка килә. Бәйрәмдә җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде, аны шигырьләр, җылылык белән ачтылар, барысын да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Концертта Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче хезмәткәрләр һәм сәнгать үзешчәнлеге белән берлектә, шулай ук «Нардуган» фольклор коллективы белән Кырбаш авыл клубы мөдире Н.М.Черненко, Өтернәс авыл клубы мөдире И.Х.Гыйльфанова, Пүкәл авыл клубы мөдире Роза Мансурова, Иске Мичән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ирек Һадиев, Түбән Симет авыл клубы И.Н.Гафуров катнаштылар. Кичә концерт номерлары, заманча биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм барлык тамашачыларга аралашу шатлыгы һәм яхшы кәеф бүләк итте.