«Чатыр тауд җыен» Халыкара төрки халыклар иҗаты фестивале

2024 елның 6 июле, шимбә

6 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме Азнакай шәһәрендә узган «Чатыр тауд җыен» Халыкара төрки халыклар иҗаты фестивалендә катнашты. Бәйрәмнең максаты: милли казанышларны, биюләрне, төрки халыкларның традицияләрен торгызу һәм алга таба үстерү максатыннан үсеп килүче буынга халык традицияләрен тапшыру. Фестиваль «Чатыр тау-колыбель моей семьи » театральләштерелгән тамашасы белән ачылды. Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән коллективлар чыгыш ясады. Фестивальдә Чатыр тау итәгендә «Поляна детства», «Поляна чак-чака», «Поляна рукоделия», «Улица Дома дружбы народов», «Уен Fest» и «Литературная поляна» мәйданчыклары, шулай ук район осталары ясаган декоратив-кулланма иҗат осталары эшләре күргәзмәсендә, милли мәдәниятләр ишегалларында, милли ризыкларны дегустацияләү эшләде. «Акварель» коллективы «Милли ахән» биюе белән чыгыш ясады һәм фестиваль дипломы, истәлекле сувенир белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International