8 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Иван-Купала көненә багышланган «В гости к Ивану Купала» дигән кичке уен үткәрделәр. Чара башында алып баручылар катнашучыларны «Иван Купала» бәйрәменең гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштырдылар. Аннары традицион конкурслар һәм кызыклы уеннар оештырылды: табышмаклар чишү, иң озын чәч толымы һәм «Яблочко», «Водоносы», «Бег в мешках» эстафета уеннары булды. Бу үзенчәлекле көнне бик күп күңелле уеннар, теләкләр һәм табышмаклары булды. Бу очрашу катнашучыларга дуслык атмосферасына чумарга һәм күп кенә яхшы тәэсирләр алырга мөмкинлек бирде.