8 нче июльдә Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Россиянең Хәрби дан көненә багышланган «Города герои» дип исемләнгән танып белү әңгәмәсе үткәрделәр. Әңгәмә барышында алып баручылар балаларга Бөек Ватан сугышы елларында Севастопольнең тарихы, шәһәрне саклаучыларның батырлыклары, аларның җиңүгә керткән өлеше һәм үткәндәге геройларны искә алу, аларны хөрмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук укучылар игътибарына Севастополь турында документаль фильм карау тәкъдим ителде. Бу әңгәмәдә бергәләп Ватанны саклаган батырларны искә алдылар. Россия тарихында мөһим даталарны һәркем истә тотарга тиеш.